Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов рәиселегендәге делегация Теләче районында булды.
Теләче авылындагы “Кояшкай” икенче балалар бакчасында, урта мәктәптә милли белем, тәрбия бирү үрнәкләре белән таныштылар. РСФСРның спорт остасы, танылган фермер Сәгыйть Гыйниятуллин призына үткәрелүче татарча көрәш ярышларын ачу тантанасында катнаштылар.