Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән оештырылган “Яңа йолдыз” беренче телевизион музыкаль проекты финалына әзерләнә. Җиңүче исеме 13нче декабрь көнне Филармония сәхнәсендә узачак гала-концертта билгеле булачак.
Бу хакта Яңа йолдыз проектына багышланган матбугат конференциясендә хәбәр ителде. Бер ай дәвамында жюри сайлап алган 12 конкурсант Мәскәү продюсеры Лина Арифуллина җитәкчелегендә төрле остаханәләрдә сәхнә теле, ораторлык осталыгы буенча дәресләр алды, репертуар өстендә эшләде. Телевизор караучылар һәр катнашучының гаиләсе, андагы мохит белән таныша алды. Гала концертта яшь башкаручылар татар эстрадасы җырчылары, остазлары белән дуэт башкарачак, “Яңа йолдыз” исеме дә шул көнне билгеле булачак.
Зәйнәп Фәрхетдинова Татарстанның халык артисты