Бүгенге тапшыруны Казанның 174нче мәктәп укучысы Аяз алып бара. Каникулны дусларыбыз ничек һәм кайларда уздыра икән, әдәби китаплар укырга вакытлары бармы, спорт белән шөгыльләнәләрме, әти-әниләренә булышалармы, шулар һәм башкалар турында без дусларыбызның үзләре сөйләвендә ишетербез. Аларның сөйләгәннәре дусларыбыз башкаруындагы җырлар белән үрелеп барыр.