Республикабызның, аерым алганда Казанның да, дөньяга танылган, дәрәҗәсе үскән, шөһрәт казанган чорда яшибез. Берәү дә бу фикергә каршы килә алмый, чөнки соңгы елларда башкалада үткәрелә торган халыкара чаралар, алардан мактаулы кайтавазлар шикләнергә урын калдырмый.
Әлбәттә, Казан үзенә күпмилләтле төбәк булуы, бай мәдәни һәм тарихи мирасы, традицияләре, хезмәт күрсәтү һәм кунакчыллык дәрәҗәсе югары булуы белән җәлеп итә. Безгә килгән кунаклар кабатланмас хис-кичерешләр һәм истәлеккә сувенирлар белән китә. Сувенирлар дигәннән – милли төсмерле әйберләр шәһәребезнең үзәгендә урнашкан киоскларда җитәрлек, диярлек. Шул ук вакытта килгән кунаклар өчен махсус, тарихи яктан дөрес, югары сыйфатлы, зәвыклы эшләнмәләр әзерләү белән шөгыльләнүче кешеләр дә бар. Андый һөнәрчеләрне әзерләп чыгаручылар рәтендә беренче итеп Казан халык һөнәрчелеге техникумын атарга кирәк. Биредә күпгасырлык традицияләрне өйрәнеп, заманча таләпләргә туры китерерлек итеп эшләргә өйрәтәләр. БРИКС уңаеннан Казаныбызга киләчәк кунакларга затлы бүләкләрне дә бу техникумда әзерлиләр.