Быел безнең ут күршеләребез – милли мәгариф үзәкләренең берсе булган Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче татар гимназиясе тарихында зур вакыйга булды. Ишегалдында өр-яңа өстәмә бина төзелде. Өй туе белән котлап, бүгенге тапшыруны шушы яңа бинадан әзерләдек. Гимназия буйлап экскурсиягә рәхим итегез! Экскурсоводыбыз – гимназия директоры Рамил Рәшит улы Гайнуллин.
Чикләр реестрына дөрес белешмәләр кертү гражданнарның мөлкәти хокукларын яклауны гарантияли, җирләрнең территориаль карамагында булуы турында халыкның хәбәрдарлык дәрәҗәсен арттыра, җир ресурслары белән идарә итү процессын гадиләштерә. Бүген чикләр реестрын алып бару буенча сорауларга Роскадастрның Татарстан Республикасы филиалының чикләр реестрын алып бару бүлеге башлыгы Шәмсетдинов Илмир Илдар улы җавап бирә.










