Иртәнге чыгарылыш
Бу атнада, 28 ноябрьдә, Җиденче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының бишенче утырышы узачак.
Казанда «Салават күпере» микрорайонында поликлиника төзелеше ахырына якынлаша.
Казан мәгариф хезмәткәрләре йортының яңа бинасын ачу киләсе елның язына планлаштырыла.
Казанда «Кайгыртучан әни» бәйгесенең гариза кампаниясе старт алды.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Министрлар Кабинетында «Татнефтехиминвест-холдинг» ның чираттагы утырышы узды. Анда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка нефть һәм химия сәнәгатенең яңа эшләнмәләрен тәкъдир иттеләр.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Гражданнар оборонасы эшләре, гадәттән тыш хәлләр һәм табигый бәла-казалар нәтиҗәләрен бетерү министры урынбасары Илья Денисов белән очрашты. Яклар Татарстан Республикасы һәм Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының киләчәк багланышлары, янгын-коткару бүлекчәләренең матди-техник базасын ныгыту, аерым алганда, махсус техника сатып алу һәм капиталь төзекләндерү, янгыннан саклау объектларын заманчалаштыру, шулай ук гражданнарның, территорияләрнең иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль хезмәт җитәкчесе урынбасары Ян Талбацкий белән очрашты. Алар гражданнарның хезмәт хокукларын тәэмин итү, халыкны социаль яклау өлкәсендә Татарстан белән Федераль хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы арасындагы хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.