Иртәнге чыгарылыш
2025 еллда республикада биш Һәм күбрәк бала тәрбияләүче 26 гаилә дәүләттән бушлай фатирлар алган.
Узган елныТатарстан урман хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы 9 учреждение бинасы төзекләндерелгән.
Республика туристлык Дәүләт Комитеты мәгълүматларына караганда, узган елның ун аенда Татарстанга 4 миллионга якын турист килгән.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Указы белән, республика экология һәм табигый ресурслар министры итеп, Азат Илдус улы Җиһаншин билгеләнде
Бүген Россия Федерациясе прокуратурасы хезмәткәрләре көне. Шул уңайдан тармак хезмәткәрләрен һәм ветераннарын Татарстан Премьер -министры Алексей Песошин котлады.
Татарстан башкаласында ылыслы агачларны җыю һәм эшкәртү буенча «Эх, чыршысы» дигән акция башлана. Шәһәр халкы Яңа ел чыршысын 31 гыйнварга кадәр кабул итү пунктларына тапшыра ала.











