Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев Россия Федерациясе Федераль Җыенының Татарстаннан сайланган Дәүләт Думасы депутаты, Икътисади сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин белән очрашты.
Республикада шикәр чөгендерен җыю тәмамланып килә. 51 мең 402 гектарда, ягьни барлык мәйданның 98 процентында уңыш казып алынган. Һәр гектардан уртача 512 центнерга якын татлы тамыр җыелган.
Татарстан башкаласында Халыклар бердәмлеге көненә багышлап, декабрьгә кадәр 1 меңгә якын чара узачак. Бу хакта Казан башлыгы урынбасары Гүзәл Сәгыйтова эшлекле дүшәмбедә хәбәр итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республикадан Мәскәү зоопаркына ике яшь жираф бүләк ителәчәге турында белдерде. Бу хакта ул МАКС каналында язган.
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасының йомгаклау сезонында яңартылачак ишегалды территорияләренең тулы исемлеге ачыкланды. Киләсе елда республиканың дүрт муниципалитетында 383 күпфатирлы йорт янындагы 240 ишегалды тәртипкә китереләчәк.
3-8 ноябрь көннәрендә «Зур этнографик диктант» Халыкара акциясе уза. Анда барлык теләүчеләр катнаша ала.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Евгений Завойский исемендәге физика-техника институтының фәнни җитәкчесе, Россия Фәннәр академиясе академигы Кев Салиховны 90 яшьлеге белән котлады, аңа «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды.
Татарстан Конституциясе көне – республика 6 ноябрьдә билгеләп үтә торган дәүләт бәйрәме
алдыннан, Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев Татарстан Республикасы Конституция Советы
Рәисе Илгиз Гыйләҗев белән очрашты. Алар конституцион законлылыкны ныгыту мәсьәләләре
буенча фикер алышты.
Татарстан Дәүләт Советында республика районнары суд участоклары җәмәгать судьяларына
таныклыклар тапшыру тантанасы булды. Җәмәгать судьяларына хезмәт таныклыкларын Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Абдулганиев тапшырды.
Халыклар бердәмлеге көне-буыннар дәвамчанлыгы, туган илебез тарихына хөрмәт, гражданнарыбызның бердәмлеге символы. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Безнең йорт-Татарстан» республика этно мәдәни фестиваленең Гала — концертында белдерде.
Рөстәм Миңнеханов 2027 елда «ЭНЕРГОПРОМ» Казан халыкара электр энергетикасы форумын әзерләү һәм уздыру буенча оештыру комитеты утырышында катнашты. Видео элемтә аша утырышны Россия Энергетика министры Сергей Цивилев уздырды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Евгений Завойский исемендәге физика-техника институтының фәнни җитәкчесе, Россия Фәннәр академиясе академигы Кев Салиховны 90 яшьлеге белән котлады, аңа «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медален тапшырды.











