«Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Казан Digital Week Халыкара форумы ачыла. Форум өч көн дәвам итә. Анда дөньяның 70 иленнән 19 мең катнашучы көтелә.
Татарстан вице-премьеры –сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкчелегендәге делегация Белоруссиядә 30 нчы энергетика һәм экология форумында катнашты.
Татарстан Премьер-министры урынбасары — Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров Буа районында булды.
Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Казан Digital Week Халыкара форумы ачылды. Форум өч көн дәвам итә. Анда дөньяның 70 иленнән 19 мең кеше катнаша.
Мәскәүдә Татарстан территориясендәге ЮНЕСКО объектлары турында күргәзмә ачылды. Экспозиция ЮНЕСКО Уставының 80 еллыгына әзерләнгән. Күргәзмәне ачу тантанасында катнашучыларга Татарстан Дәүләт Киңәшчесе, республиканың беренче Президенты Минтимер Шәймиев видеосәлам юллады.
Татарстан 2026 ел йомгаклары буенча хәләл продукция экспортын 50 миллион долларга җиткерергә җыена. Бу турыда Татарстан Республикасының инвестиция үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина белдерде.
Бүген «Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Казан Digital Week Халыкара форумы ачылды. Форум өч көн дәвам итә. Анда дөньяның 70 иленнән 19 мең кеше катнаша.
Татарстанда быел юл эшләре программасын финанслау күләме 13 миллиард сумга артты һәм 65 миллиард сумга кадәр җитте. Республика Министрлар Кабинетының бу турыдагы карарын Премьер-министр Алексей Песошин имазалады.
«Татнефть» акционерлык җәмгыятендә иң яхшы төзекләндерелгән чишмә конкурсында җиңүчеләр ачыкланды. Быел анда 21 предприятие һәм ике подрядчы оешма катнашкан.











