«Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Казан Digital Week Халыкара форумы ачылды. Форум өч көн дәвам итә. Анда дөньяның 70 иленнән 19 мең кеше катнаша.
Татарстанда быел юл эшләре программасын финанслау күләме 13 миллиард сумга артты һәм 65 миллиард сумга кадәр җитте. Республика Министрлар Кабинетының бу турыдагы карарын Премьер-министр Алексей Песошин имазалады.
«Татнефть» акционерлык җәмгыятендә иң яхшы төзекләндерелгән чишмә конкурсында җиңүчеләр ачыкланды. Быел анда 21 предприятие һәм ике подрядчы оешма катнашкан.
Татарстанның IT-тармагында 3мең 500 компания һәм 46 мең белгеч эшли. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Kazan Digital Week Халыкара форумының пленар утырышында белдерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Максут Шадаев белән очрашуында Kazan Digital Week ның киләчәк үсеше, катнашучылар санын арттыру, форумның географиясен киңәйтү перспективалары турында фикер алышынды.
Рөстәм Миңнеханов Шри-Ланка Демократик Социалистик Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Шобини Гунасекера белән киләчәк хезмәттәшлекне ныгыту турында сөйләште.
«Казан Экспо» күргәзмә үзәгендә Казан Digital Week Халыкара форумы эшен дәвам итә. Быел бу чара дөньяның 76 иленнән 20 меңнән артык катнашучыны берләштерде .
Татарстан Рәисе Рөстәм Миннеханов хөкүмәт йортында Беларусь Республикасының Казандагы Генераль консулы Дмитрий Харитончик белән очрашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов VII Бөтендөнья күчмә халык уеннарына әзерлек һәм
аларны үткәрү буенча республика оештыру комитетын төзү турындагы Указга кул куйды.
Казанның «Динамо – Ак Барс» командасы чирәмдәге хоккей буенча Россия чемпионы титулын 24 нче мәртәбә яулады. Бу сезонда клуб Кубок һәм Суперкубокны да откан иде. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов команданы Макстагы үз каналында котлады.











