Иртәнге чыгарылыш
Чаллыда яңа «НефАЗ» автобуслары шәһәрдә пассажирлар йөртүгә тапшырылды. Тантаналы чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Чаллы шәһәре мэры Наил Мәһдиев, «КамАЗ» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Сергей Когогин катнашты. Чаллы шәһәр маршрутларын 44 яңа «Нефаз» автобусы тулыландырды.
Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының бишенче утырышы була. Анда 19 мәсьәлә, шул исәптән 9 республика законы проекты каралачак. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә — 2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан бюджеты һәм Территория мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проектын икенче укылышта тикшерү.
Татарстан Дәүләт Советының законлылык һәм хокук тәртибе комитеты рәисе урынбасары, Россия Герое Рәсим Баксиков Луганскийда «Белем. Батырлар» форумында мәктәп укучылары һәм студентлар белән очрашты. Ул үзенең эш тәҗрибәсе һәм тормыш кыйммәтләре турында фикерләре белән уртаклашты.
Көндезге чыгарылыш
Бүген җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының бишенче утырышы уза. Анда 19 мәсьәлә, шул исәптән 9 республика законы проекты карала. Көн тәртибендәге төп мәсьәлә — 2025 елга, 2026 һәм 2027 еллар план чорына Татарстан бюджеты һәм Территория мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проектын икенче укылышта тикшерү.
Татарстан Бөтендөнья мәдәни мирас объектларын саклау һәм популярлаштыруда актив эш алып баруы белән Россиядә аерым урын алып тора. Татарстанның тарихи мәдәни мирас объектларын саклау Комитеты рәисе Иван Гущин Россия Мәдәният министрлыгының ЮНЕСКО белән мәдәни мирас мәсьәләләренә багышланган коллегиясендә чыгыш ясап, бу юнәлештә Татарстан тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Казанда «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе башланды. Ул авыр тормыш хәленә эләккән балаларның хыялларын тормышка ашыра ашыру мөмкинлеген бирә.