Иртәнге чыгарылыш
Республика Дәүләт Советының соңгы утырышында мәгариф турында федераль законның 67 һәм 78 маддәләренә үзгәрешләр кертү мәсьәләсе каралды. Закон проекты гомуми белем бирү оешмаларына укырга кергәндә чит ил балаларының рус телен белү дәрәҗәсенә тест узуны мәҗбүри итеп куя. Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бу уңайдан журналистларга фикерләрен белдерде.
Татарстаннан махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларына да төрле ярдәм чаралары оештырыла. Алар турында тулырак брифингта Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.
Питрәч районы Көек бистәсендә «Елмаю» дигән өченче балалар бакчасы ачылды. Мәктәпкәчә яшьтәге учреждениене ачуда рсепублика Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты. Ул мәктәпкәчә учреждение җитәкчесенә компьютер җиһазлары алу өчен 150 мең сумлык сертификат тапшырды.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан РәисеРөстәмМиңнеханов үз телеграмм каналында Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфикә Абдуллинаны 100 яшьлек гомер бәйрәме белән котлады.
Дәүләт Советында Татарстан Рәисе каршындагы Ватандашлар эшләре буенча координация советының еллык утырышы узды. Анда советның 2024 елгы эшенә йомгак ясалды, киләсе елга бурычлар билгеләнде, сәүдә-икътисадый хезмәттәшлекне үстерү, Татарстан Республикасы вәкиллекләренең чит илләрдәге ватандашлар, Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар җәмгыятьләре белән үзара хезмәттәшлеге мәсьәләләре каралды. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, координация советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.
Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында мәгърифәтче, галим, язучы Каюм Насыйри туган һәм яшәгән йортны реставрациялиләр. Бу уңайдан республика Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Тарихи-мәдәни экспертизаның карарын бастырып чыгарды.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе видеоэлемтә аша Идел буе федераль округы субъектларының иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисадый үсешенең актуаль мәсьәләләре буенча киңәшмәдә катнашты.
Рөстәм Миңнеханов «Росатом» дәүләт корпорациясе һәм Россия федераль атом — төш үзәге — Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институты делегациясе белән очрашты.
Казанда Татарстан Рәисе рәислегендә «Туполев» АҖ Директорлар советы утырышы узды.
16нчы декабрьдә Казанда «Гармунтуй» гала-концерты оештырыла.