Иртәнге чыгарылыш
Бу атнада Россия Президенты Владимир Путин белән туры элемтә була.
Татарстанда җитештерү һәм куллану калдыклары, шул исәптән каты коммуналь калдыклар белән эш итү өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итү буенча төбәк штабы оештырылды.
Яңа ел алдыннан Татарстан халкын салым бурычлары бармы-юкмы икәнен тикшерергә һәм аларны бәйрәмнәр җиткәнче түләргә чакырдылар.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Арбитраж суды коллективына ТР Арбитраж суды Рәисен тәкъдим итүдә катнашты.
2024 елның узган 11 аенда Татарстанда өч меңгә якын юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 288 кеше һәлак булган.
Яңа ел бәйрәмнәрендә Казанның 28 паркы һәм скверында 106 чара узачак.