Иртәнге чыгарылыш
2025 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда Россия Оборона министрлыгы белән контракт төзегәндә, хәрбиләргә бер тапкыр бирелә торган түләү 2 миллион 200 мең сумга кадәр артачак. Бу сумма төбәк, федераль һәм муниципаль түләүләрдән тора.
Казанда Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасында беренче чаралар 2025 елның беренче кварталында үткәрелә башлый. Җәйгә исә театр тулы көчкә эшли башлаячак. Бу хакта республика мәдәният министры Ирада Әюпова белдерде.
Бүген укучыларның кышкы каникуллары башланды. Ун көн дәвамында балалар күңелле Яңа ел бәйрәмнәре тамашаларында, мавыктыргыч конкурсларда, уеннарда, ярышларда катнашачаклар.
Кичке чыгарылыш.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Оманга сәфәре барышында ил башкаласы Маскатта урнашкан Солтан Кабусның югары мәдәният һәм фән үзәгендә булды, үзәк рәисе, «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме әгъзасы Хәбиб Әл — Риями белән очрашты.
ТатарстанРәисеРөстәмМиңнеханов«Динамо-Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы җитәкчелеген һәм спортчыларын Россия Кубогында җиңүләре белән котлады.Котлаутелеграммасыволейболчыларга, команданың баш тренеры Зоран Терзичка, «Динамо-Ак Барс» клубы президенты Леонид Барышевка, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, республика Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшинга, республика Рәисе хакимияте җитәкчесе, «Динамо» спорт җәмгыяте рәисе Әсгать Сәфәровка җибәрелде.
Татарстан Хөкүмәте Йортында республикасың гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Чараны республиканың барлык шәһәрләре һәм районнары белән видео элемтә аша комиссия рәисенең беренче урынбасары, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үткәрде.