Яңа ел төнендә Татарстанда 66 бала туган. Республикабызда җәмәгать тәртибен саклау буенча бурычлар тулысынча үтәлгән. 2025 елда Россиядә бюджет өлкәсе хезмәткәрләренең хезмәт хакы һәм пенсияләр артты.
2024 елда Татарстанда 55 яңа IT- компания барлыкка килгән һәм аларның саны3403 кә җиткән. Татарстанда 2025 елда 11 яңа илкүләм проект гамәлдә булачак. Хәзер Татарстанда Россия Кораллы көчләрендә хезмәт итүгә контрактны имзалаганда хәрбиләр : 2 миллион 200 мең сум ала.
Татарстанда дәүләт медицина учреждениеләре 8 гыйнварга кадәр көчәйтелгән режимда эшли.