Иртәнге чыгарылыш
Христиан динен тотучылар Раштуа бәйрәмен билгеләп үтә. Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров төбәкләрдә яшәүчеләрне Раштуа белән котлады. Православие динен тотучыларны бәйрәм белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та тәбрик итте.
“Татарстанның 2024 елгы волонтеры” Гран при иясе Виктор Воропаев Көньяк Сахалинга килде. Ул Россия-Кытай уеннарында катнаша. Уеннар 8 гыйнвардан башлап, 14 гыйнварга кадәр үтә.
Ил күләмендә сөт җитештерүдә алдынгылыкны кулларында нык тоткан Кукмара районында ялларны да матур итеп оештыралар. «Кукмара итекләре» халык иҗаты фестиваленең унынчы юбилей бәйрәме дә шуның күркәм бер мисалы булды. Быел фестиваль Бөтенроссия дәрәҗәсендә узды.
Кичке чыгарылыш.
Бүген православие динен тотучылар Раштуа бәйрәмен билгеләп үтә. Чаралар 7 нче гыйнварга каршы төндә башланып китте.
Раштуа бәйрәме вакытында тәртип бозу очраклары күзәтелмәде.
Бүген кич һәм төнлә, шулай ук иртәгә көндез Татарстанда һава торышы шартлары начараю фаразлана.