Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов автомобиль йөртүчеләрне юлларда сак булырга өндәде. Бу хакта ул үзенең Telegram-каналында язган.
Лениногорск районыннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар йөк китерелде. Аны Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе Рәгать Хөсәенов җитәкчелегендәге делегация озата барды.
13 гыйнвардан Казанда Яңа ел чыршыларын җыю пунктлары ачыла. Җыелган агачларда уенчыклар, бизәнү әйберләре булмаска тиеш. Әлеге чыршыларны малларга туклануга яки эшкәртүгә җибәрәчәкләр.