Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов акчаларны куллануда ялган схемаларны һәм финанс пирамидаларын булдыру омтылышларына чик куярга кушты. Бу хакта ул республика Эчке эшләр министрлыгының йомгаклау коллегиясе утырышында белдерде.
Татарстан Республикасы Тарифлар буенча Дәүләт комитеты коллегиясенең «2024 елда тарифларны җайга салуның төп йомгаклары, контроль функцияләрен башкару һәм 2025 елга бурычлар турында» утырышы булды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
ТатарстандаРоссия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзегәндә хәрбиләргә бер тапкыр бирелә торган түләү 2 миллион 800 мең сумга кадәр арта.Бусумматөбәк, федераль һәм муниципаль түләүләрдәнторачак.
Көндезге чыгарылыш
Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин «Яңа проектларны алга этәрү буенча стратегик инициативалар агентлыгы» коммерциячел булмаган автоном оешмасының Күзәтүчеләр советы утырышын уздырды. Чара төбәкләр җитәкчеләре белән видео элемтә аша үтте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Патрушев каты коммуналь калдыкларны энергетик утильләштерү заводы төзелеше мәйданчыгында булдылар. Яшел Үзән районында елына 550 мең тонна куәте булган завод төзелә.
Газга чыгымнарның артуы, хезмәткә түләүнең минималь күләменең артуы, салым законнарындагы үзгәрешләр – болар 2025 елның 1 июленнән Татарстанда торак-коммуналь хуҗалык өчен тарифлар үсешенең төп сәбәпләре. Аларны Тарифлар буенча республика Дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев ведомствоның йомгаклау коллегиясендә атады.
Кичке чыгарылышлар
Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстандагы Идарәсендә 2024 елдагы эш йомгаклары буенча коллегиянең киңәйтелгән утырышы узды. Анда Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстандагы Баш федераль инспектор Виктор Демидов катнашты. Идарә тарафыннан 2024 елда 4639 җинаять эше кузгатылган. Шуларның 3318е буенча эш тәмамланган.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Россия Баш дәүләт экспиртизасы җитәкчесе Игорь Манылов белән очрашты. Әңгәмәдә капиталь төзелеш объектларына дәүләт экспертизасын үткәргәндә, үзара хезмәттәшлек, башка актуаль мәсьәләләр тикшерелде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Идел буе транспорт прокуроры Максим Суров белән дә эшлекле очрашу үткәрде. Алар законнарны үтәү, тимер юл, һава, эчке су транспорты эшчәнлегендә, шулай ук таможня өлкәсендә кеше хокукларын саклау мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Россия Федерациясе Тикшерү комитетының Татарстандагы Идарәсендә 2024 елдагы эш йомгаклары буенча коллегиянең киңәйтелгән утырышы узды. Анда Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстандагы Баш федераль инспектор Виктор Демидов катнашты. Идарә тарафыннан 2024 елда 4639 җинаять эше кузгатылган. Шуларның 3318е буенча эш тәмамланган.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Россия Баш дәүләт экспиртизасы җитәкчесе Игорь Манылов белән очрашты. Әңгәмәдә капиталь төзелеш объектларына дәүләт экспертизасын үткәргәндә, үзара хезмәттәшлек, башка актуаль мәсьәләләр тикшерелде.
2024 елда Татарстанда мәдәни мирас объектларын проектлау һәм реставрацияләүгә 5 миллиард 800 миллион сум юнәлдерелде. Бу хакта Мәдәни мирас объектларын саклау буенча Татарстан Республикасы комитеты коллегиясенең йомгаклау утырышында ведомство җитәкчесе Иван Гущин сөйләде.