Иртәнге чыгарылыш
5 февральгә кадәр Казанда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына әзерлек чорында волонтерлар җыю дәвам итә. Быел Россиядән һәм башка илләрдән 500 меңнән артык кеше «Җиңү волонтерлары» хәрәкәтенең истәлекле чараларын оештыруда ярдәм итәчәк.
Россия Мәгариф министрлыгына федераль исемлеккә кертү өчен Татарстан татар теле һәм әдәбияты буенча 26 яңа буын дәреслек җибәргән. Хәзерге вакытта татар теле һәм әдәбиятыннан 86 укыту-методик комплект федераль дәреслекләр исемлегенә кертелгән. Республика мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин яңартылган федераль дәүләт белем бирү стандартлары гамәлгә керүен билгеләп үтте.
2025 елда Татарстанда хуҗасыз хайваннарны аулау өчен 18 миллион сумнан артык акча бүлеп биреләчәк. Бу максатларга иң күп акчаны Яшел Үзән, Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Лаеш, Нурлат, Кукмара, Тукай, Арча, Мамадыш районнарына бирү күздә тотыла.
Кичке чыгарылыш
Татарстан РәисеРөстәмМиңнехановАлександр Лукашенконы Белоруссия Президенты сайлауларында кабат җиңүе белән котлап, телеграмма җибәрде.
Татарстан Рәисе РөстәмМиңнеханов хөкүмәт йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» акционерлык җәмгыяте Директорлар советы утырышын уздырды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Казанның Дәрвишләр бистәсендә Ленинград камалашында калучылар истәлегенә салынган һәйкәлгә чәчәкләр салу тантанасы узды. Һәлак булучыларны искә алырга Казанга эвакуацияләнгән Ленинград кешеләре, яшьләр оешмалары активистлары, бистәдә яшәүчеләр җыелды.