Иртәнге чыгарылыш
Татарстан халкы җирле әһәмияттәге юлларның сыйфаты һәм үтемлелеге белән канәгать булган төбәкләр арасына керде. Сораштыруда катнашучыларның 73 проценты уңай җавап биргән. «Имин сыйфатлы юллар» илкүләм проектының тиешле күрсәткечен билгеләү өчен, 2024 елның декабрендә Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге үткәргән сораштыру йомгаклары турында Россия Федерациясе вице-премьеры Марат Хөснуллин белдерде.
Узган ел Татарстан Махсус операция зонасына контракт буенча 12 меңнән артык хәрби хезмәткәрне җибәргән. Быел, гыйнварда контрактка 700ләп кеше кул куйган. Татарстанда Россия Федерациясе Оборона министрлыгы белән контракт төзегәндә хәрбиләргә хәзер бер тапкыр 2 миллион 800 мең сум акча түләнә.
Россия “Студентлар язы” XXXIII Бөтенроссия фестивале быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына һәм илдә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елына багышлана. Аның финал чаралары башкалабыз Казанда узачак.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин «Компьютер һәм башка спорт төрләрен үстерү агентлыгы» коммерцияле булмаган автоном оешмасы хезмәткәрләренә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Рәхмәт хатларын тапшырды.
Татарстан Рәисе хакимияте җитәкчесе, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсхәт Сәфәров республика халкын физкультура-спорт җәмгыяте оешу көне белән котлады.
Татарстан Премьер-министры урынбасары Роман Шәйхетдинов Мәскәүдә Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко җитәкчелегендә узган Бөтенроссия уйлап табучылар һәм рационализаторлар җәмгыятенең Попечительләр советы утырышында катнашты. Утырыш Россиядә инновацияләргә ярдәм итүнең төп институтларының берсенең казанышларын анализлау һәм киләчәктә үсеш юнәлешен ачыклау өчен мәйданчык булды.
Кичке чыгарылышлар
«Пилотсыз авиация системалары» илкүләм проекты нигезендә пилотсыз очкычлар буенча фәнни-җитештерү үзәкләре Россиянең 15 төбәгендә, шул исәптән Татарстанда да булдырылган. Бу хакта Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин Самарада узган пилотсыз авиация системаларын үстерү буенча киңәшмәдә белдерде.
Татарстан башкаласы 2024 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең төзелештә иң зур үсешкә ирешкән шәһәрләре арасында икенче урынны алды. Аналитик-мәгьлүмат үзәге илнең 22 зур шәһәрендә тикшеренүләр үткәргән.
Татарстан Рәисе хакимияте җитәкчесе, «Динамо» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әсхәт Сәфәров республика халкын физкультура-спорт җәмгыяте оешу көне белән котлады.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының һәм Татарстан гадәттән тыш хәлләр министрлыгының берләштерелгән коллегия утырышында катнашты. Ул министрлык бүлекләренә яңа техника ачкычларын тапшырды. Рөстәм Миңнеханов республика җитештерүчеләре һәм тәэмин итүчеләренең халыкка хәбәр итү чараларының перспектив үрнәкләре күргәзмәсен дә карады.
ТатарстанДәүләтСоветыРәисеФәрит Мөхәммәтшин республика массакүләм мәгълүмат чараларына төбәктәге тормышны гадел һәм оператив яктыртырга кушты.Бухактаул «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының Казан IT-паркында узган йомгаклау коллегиясендә әйтте.
Татарстан башкаласы 2024 ел нәтиҗәләре буенча Россиянең төзелештә иң зур үсешкә ирешкән шәһәрләре арасында икенче урынны алды. Аналитимк-мәгьлүмат үзәге илнең 22 зур шәһәрендә тикшеренүләр үткәргән.