Иртәнге чыгарылыш
Бөек Ватана сугышы елларында һәр өченче снаряд Яшел Үзән шәһәрендә җитештерелгән. Сугыш чорында шәһәр халкы хәрби киемнәр дә тегә, окоплар да казый, кораблар да төзи, снарядлар да эшләп чыгара. Әнә шушы фидакарь хезмәт өчен, быел Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгында «Хезмәт батырлыгы шәһәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды.
2025 елда Татарстанда «Дәвамлы һәм актив тормыш» илкүләм проектының сәламәтлек саклауның беренчел звеносын заманчалаштыру программасы буенча 114 медицина җиһазларын сатып алу каралган. Моның өчен акчаны федераль һәм республика бюджетларыннан бүлеп бирәчәкләр.
Владимир Лушников исемендәге Казан нефть химиясе көллияте 2020 елдан бирле “Әйләнә-тирә мохитны саклау” компетенциясе буенча яшүсмерләр арасында Бөтенроссия һөнәр осталыгы ярышларын үткәрә. 3 февральдә, ягьни дүшәмбе көнне Яшел Үзән шәһәрендәге 5 гимназия базасында чемпионатның төбәк ярышлары ачыла.
Кичке чыгарылыш
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы елында Татарстанда күмәк яшьләр чараларын оештыру каралган. Шуларның берсе -«Җиңүгә кадәр 80 көн» акциясе 19 февральдә башлана. Акция барышында яшьләр арасында тарихи хәтерне саклауга, Кызыл Армия каһарманнары, совет халкының хезмәт батырлыгы, буыннар дәвамчанлыгы турындагы истәлекне мәңгеләштерүгә юнәлдерелгән төрле планлы чаралар узачак.
Республиканың яшь парламентарийлары Курск өлкәсенә чираттагы гуманитар ярдәмне илтеп тапшырдылар. БуюлыТатарстаннан өлкәдәяшәүчеләргә4 меңнән артык азык-төлек җыелмасы җибәрелде.
Казан метросының икенче линиясенең беренче участогын төзүгә өстәмә 555 миллион сумнан артык акча бүлеп бирәчәкләр. Әлеге акчалар Татарстан бюджетыннан бүленә.