Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасы президенты Игорь Артемьев белән очрашты. Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта ислам дөньясы илләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне үстерү өчен уңай алшартлар тудырылган.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә VK Технология Корпорациясе генераль директоры Владимир Кириенко белән дә очрашты. Хезмәттәшлекнең төрле юнәлешләре, аерым алганда, VK да татар телле сервисларны үстерү турында фикер алыштылар.
1 февральдән Татарстанда бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 26 мең 900 сумга кадәр артты.Бухакта Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сөйләде.
14 февральдә «Культура» телеканалында «Соединяющий миры» дигән документаль фильм күрсәтеләчәк. Ул мәгърифәтче-галим Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлана.