Лента новостей

ВС РФ нанесли удары по портам Украины

25 ноября, 18:36

В Альметьевске на пожаре спасли 16 человек

25 ноября, 18:26

В Казани Вознесенский тракт ежедневно приносит миллион рублей

25 ноября, 18:12

В Казани легковушка сбила женщину на тротуаре

25 ноября, 18:06

В Казани увеличилось количество иностранцев на миграционном учете

25 ноября, 17:40

Госдолг Татарстана на начало ноября 2025 года достиг 98,9 млрд рублей

25 ноября, 17:20

В Татарстане могут ужесточить правила продажи энергетиков

25 ноября, 17:00

Минмолодежи РТ продлило срок подачи заявок на Транспортный грант до 1 декабря

25 ноября, 16:50

В Татарстане в 2026 году на нацпроекты направят 53 млрд рублей

25 ноября, 16:37

Уроженка Казани стала победительницей конкурса «Миссис Вселенная Классик 2025»

25 ноября, 16:28

Двое казанцев пострадали от мошенников при бронировании поездки

25 ноября, 16:25

В Нижнекамске сотрудники ГИБДД задержали пьяного водителя после погони

25 ноября, 16:10
Загрузить ещё
Вести Татарстан
Вторник, 25 ноября
ЭФИР
Сообщить новость
  • ГЛАВНАЯ
  • ЯҢАЛЫКЛАР
  • ТВ
    • Онлайн ТВ
    • Архивы и проекты
      • Россия 1
      • Россия 24 | Проекты
    • Архивы и проекты на татарском языке
      • Яңалыклар
      • Хәерле көн, Татарстан!
      • Уйнагыз гармуннар
      • Җыр дәресе
      • Милләтем кайтавазы
      • Серле хәзинә
      • Каюм Насыйри
      • Өчпочмаклы хатлар
      • Вәгазь
      • Тарих
      • Геройлар
      • Асылыбызга кайту
    • Программа телепередач
  • РАДИО
    • Онлайн радио и проекты
    • Программа радиопередач
  • О КОМПАНИИ
    • Гостелерадиокомпания «Татарстан»
    • Руководство
    • Лица компании
    • История
  • КОНТАКТЫ
  • РЕКЛАМА
Нет результатов
Открыть все результаты
Вести Татарстан
Нет результатов
Открыть все результаты

Яналыклар (11.02.25)

11 февраля 2025, 18:20
Яңалыклар (радио)
A A
Минниханов с Владимиром Кириенко

Фото: пресс-служба Раиса РТ

Иртәнге чыгарылыш

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Санкт-Петербург халыкара товар-чимал биржасы президенты Игорь Артемьев белән очрашты.  Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, хәзерге вакытта ислам дөньясы илләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлекне үстерү өчен уңай алшартлар тудырылган.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә VK Технология Корпорациясе генераль директоры Владимир Кириенко белән дә очрашты. Хезмәттәшлекнең төрле юнәлешләре, аерым алганда, VK да татар телле сервисларны үстерү турында фикер алыштылар.

1 февральдән Татарстанда бала туганда бер тапкыр бирелә торган пособие күләме 26 мең 900 сумга кадәр артты.Бухакта Россия Социаль фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин сөйләде.

14 февральдә «Культура» телеканалында «Соединяющий миры» дигән документаль фильм күрсәтеләчәк. Ул мәгърифәтче-галим Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлана.

https://trt-tv.ru/wp-content/uploads/2025/02/nt110225v06.mp3

Көндезге чыгарылыш

Татарстанда инвестиция климатның торышын яхшырту буенча чаралар исемлеге расланды. Бу турыда республика Министрлар Кабинеты карарына Премьер-министр Алексей Песошин кул куйды. 14 февральгә кадәр моның өчен җаваплы җитәкчеләр билгеләнәчәк, ә 1 апрельгә кадәр проектның яңа максатчан күрсәткечләрен яңадан карап, расларга кирәк.

14 февральдә татар мәгърифәтчесе, галим, сүзлекләр авторы Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлап, «Иршад әл-Әтбиха» китабы нигезендә күргәзмә эшли башлый. Күргәзмә Каюм Насыйри музеенда ачыла. Ул 17 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев җитәкчелегендәге делегация махсус хәрби операциядә хәрби бурычларын үтәүче якташлары янына дүртенче тапкыр барып кайтты. Бу юлы якташларына «ГАЗ-66», «Шевроле-Нива» һәм «УАЗ» машиналарын илтеп тапшырдылар.

https://trt-tv.ru/wp-content/uploads/2025/02/nt110225v11.mp3

Кичке чыгарылышлар

Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге Ай ти паркта Россия фәне көненә багышланган тантана узды. Анда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чарада республиканың фән тармагы уңышлары турында видеофильм күрсәтелде.

Казанда ИТ-паркта «Станкин» Мәскәү дәүләт технология университеты һәм Татарстан Республикасы арасында хезмәттәшлек турында шартнамә имзаланды. Килешүгә университет ректоры Владимир Серебренный, Татарстан Премьер-министры урынбасары –сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко кул куйдылар.

14 февральдә татар мәгърифәтчесе, галим, сүзлекләр авторы Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышлап, «Иршад әл-Әтбиха» китабы нигезендә күргәзмә эшли башлый. Күргәзмә Каюм Насыйри музеенда ачыла. Ул 17 мартка кадәр дәвам итәчәк.

https://trt-tv.ru/wp-content/uploads/2025/02/nt110225v15.mp3

Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге Ай ти паркта Россия фәне көненә багышланган тантана узды. Анда республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чарада республиканың фән тармагы уңышлары турында видеофильм күрсәтелде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм “Роснефть” компаниясе акционерлык җәмгыяте башкарма директоры Игорь Сечин хезмәттәшлек турында килешү имзаладылар. Документ импортны алмаштыруны үстерүне, яңа югары технологияле техника һәм технологияләр җитештерүне үзләштерү өлкәсендә якларның үзара хезмәттәшлеген күздә тота.

Татарстан районнарына төрле федераль программаларда катнашуга күбрәк игътибар бирергә кирәк. Бу хакта Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Тукай районы Советының 2024 ел йомгакларына багышланган утырышында белдерде. Ул игътибарны дәүләт программаларының, илкүләм проектларның федераль үзәктән һәм Татарстаннан финанслануына юнәлтте.

 

Читайте и смотрите также:

В Казани наградили победителей Ежегодной республиканской премии «Герои нашего времени. Наследники Победы»

Яңалыклар (25.11.25)

25 ноября, 18:37
В казанском поселке Нагорный бродячие собаки держат в страхе местных жителей

Яңалыклар (24.11.25)

24 ноября, 18:14
Раис РТ

Яңалыклар (21.11.25)

21 ноября, 18:12
Татарстан дулкынында (18.11.25)

Яңалыклар (20.11.25)

20 ноября, 18:03

Популярное

Глобальное потепление меняет климат Татарстана: что прогнозируют синоптики и экологи?

Глобальное потепление меняет климат Татарстана: что прогнозируют синоптики и экологи?

23 ноября, 2025
0

Первый крематорий в Казани построят рядом с мемориалом «Курган»

Первый крематорий в Казани построят рядом с мемориалом «Курган»

23 ноября, 2025
0

Врачи РКБ спасли 76-летнюю женщину, которая подавилась квашеной капустой

Врачи РКБ спасли 76-летнюю женщину, которая подавилась квашеной капустой

22 ноября, 2025
0

В Роспотребнадзоре сообщили, что проект птицефабрики в Пестрецах не угрожает жителям

Стали известны подробности пожара в Казани, в котором погиб мужчина

19 ноября, 2025
0

суд

Жительница Челнов отсудила у автосалона больше 500 тыс. рублей за скрученный пробег на авто

23 ноября, 2025
0

ГТРК "Татарстан", 420095, г. Казань, ул. Шамиля Усманова, 9

Телефон редакции:
+7 (843) 528-25-68

Электронная почта редакции ГТРК:
vesti@trttv.ru

16+

«Государственный Интернет-Канал «Россия» (свидетельство о регистрации Эл № ФС 77-59166 от 22.08.2014, выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи, информационных технологий и массовых коммуникаций)

Учредитель – федеральное государственное унитарное предприятие «Всероссийская государственная телевизионная и радиовещательная компания»

Главный редактор - Панина Елена Валерьевна, редактор ГТРК - Гималтдинов Фирдус Салихович

При любом использовании текстовых, аудио-, фото- и видеоматериалов ссылка на trt-tv.ru обязательна. При полной или частичной перепечатке текстовых материалов в интернете гиперссылка на trt-tv.ru обязательна. Для детей старше 16 лет.

На информационном ресурсе применяются рекомендательные технологии (информационные технологии предоставления информации на основе сбора, систематизации и анализа сведений, относящихся к предпочтениям пользователей сети "Интернет", находящихся на территории Российской Федерации)

Положение о применении рекомендательных технологий

  • О компании
  • Контакты
  • Реклама

© 2025 Государственная телевизионная и радиовещательная компания «Татарстан»

  • ГЛАВНАЯ
  • ЯҢАЛЫКЛАР
  • ТВ
    • Онлайн ТВ
    • Архивы и проекты
      • Россия 1
      • Россия 24 | Проекты
    • Архивы и проекты на татарском языке
      • Яңалыклар
      • Хәерле көн, Татарстан!
      • Уйнагыз гармуннар
      • Җыр дәресе
      • Милләтем кайтавазы
      • Серле хәзинә
      • Каюм Насыйри
      • Өчпочмаклы хатлар
      • Вәгазь
      • Тарих
      • Геройлар
      • Асылыбызга кайту
    • Программа телепередач
  • РАДИО
    • Онлайн радио и проекты
    • Программа радиопередач
  • О КОМПАНИИ
    • Гостелерадиокомпания «Татарстан»
    • Руководство
    • Лица компании
    • История
  • КОНТАКТЫ
  • РЕКЛАМА
Нет результатов
Открыть все результаты

© 2025 Государственная телевизионная и радиовещательная компания «Татарстан»