Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов “Казан Экспо” үзәгендә республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында катнашты. Коллегия агросәнәгать комплексының 2024 елгы эше йомгакларына һәм 2025 елга бурычларга багышланды.
Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика Арбитраж судының 2024 елгы эшенә йомгаклау киңәшмәсендә катнашты. Узган елның төп нәтиҗәләре турында Татарстан Арбитраж суды рәисе Виталий Гыйльметдинов сөйләде. Арбитраж судына 40 мең 834 дәгъва гаризалары кергән, бу 2023 ел белән чагыштырганда 8,6 процентка күбрәк.
Казан дәүләт консерваториясендә мәшһүр җырчы Илһам Шакировның 90 еллыгына багышланган «Милли музыкаль мәдәниятләрне үстерүдә вокаль сәнгать» дигән ике көнлек фәнни-гамәли конференция уза.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов быелгы Ураза һәм Корбан гаете бәйрәмнәрен уздыру көннәрен раслау турындагы Указны имзалады. Документтан күренгәнчә, ай календаре һәм барлыкка килгән традицияләр нигезендә Ураза гаете 30 мартта була. Корбан гаете 6 июньгә туры килә.
VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының җиденче утырышы 20 февральдә узачак. Депутатлар 22 мәсьәләне карарга җыена, шул исәптән 13 республика законы проекты һәм бер федераль закон проекты. Татарстан Республикасының бюджет, Җир, Гаилә һәм Экология кодексларына, шулай ук кайбер республика законнарына үзгәрешләр кертеләчәк.
Бүген мәгьрифәтче галим Каюм Насыйриның тууына 200 ел. Шул уңайдан Казан Федераль университетының филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында «Каюм Насыйри –галим, педагог, мәгьрифәтче» дигән темага фәнни-гамәли конференция узды.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «КамАЗ» акционерлык җәмгыяте хезмәткәрләре өчен 179 фатирлы аренда йортын файдалануга тапшыру тантанасында катнашты. Татарстан Рәисе Чаллыда «Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медальләрен тапшырды.
Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Аксубайда “Аксу» футбол манежын ачуда, Аксубай район Советының хисап сессиясендә катнашты. Ул тыл ветераны Николай Панюковка « Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» юбилей медален тапшырды.
Бүген мәгьрифәтче галим Каюм Насыйриның тууына 200 ел. Шул уңайдан Казан Федераль университетының филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтында «Каюм Насыйри –галим, педагог, мәгьрифәтче» дигән темага фәнни-гамәли конференция узды.
Чаллы республика үсешенә зур өлеш кертә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шәһәр Советы утырышында шул хакта белдерде. Башта ул Чаллы предприятиеләре җитештергән продукция күргәзмәсен, Лисичанскийда яшәүчеләрне кайнар ризык белән тәэмин итүче кыр кухнясын карады.