Иртәнге чыгарылыш
Бу атнада Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының язгы сессиясе ачыла
17-28 февраль көннәрендә Татарстанның барлык мәктәпләрендә парламент дәресләре узачак
Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Бөек Җиңүнең 80 еллыгына һәм махсус хәрби операция каһарманнарына багышланган «СЕЗНЕ ВАТАН ОНЫТМАС!» дип исемләнгән мелодрама тәкъдим итә
Кичке чыгарылыш.
Бу көннәрдә Берләшкән Гарәп Әмирлеге башкаласы Абу-Дабида IDEX-2025 халыкара оборона күргәзмәсе уза. Анда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнаша.
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан шәһәре Идел буе районының 133 нче «Гаилә» күппрофильле лицеенда парламент дәресендә кунакта булды.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыруда ярдәм итү өчен кайнар линия эшләтеп җибәрелде.