Иртәнге чыгарылыш
Республика җәмәгатьчелеге танылган җәмәгать һәм дәүләт эшлеклесе, Татарстанның элеккеге Премьер-министры урынбасары, республика Иҗтимагый палатасының беренче рәисе, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре Илгиз Хәйруллин белән хушлашты.
Республикада Авыл хуҗалыгы техникасын 15 мартка кадәр әзерләп бетерү бурычы куелган.
Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында 29 ясалма корылма ремонтланачак һәм ике күпер төзеләчәк.
Көндезге чыгарылыш
Галиәсгар Камал исемендәге Татар Дәүләт Академия театрында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Әзһәр Шакировка 85 яшь тулуга багышланган кичә узды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аны республика җитәкчелеге исеменнән котлады, «Дуслык» орденын тапшырды.
Татарстандаюллар төзүгә һәм ремонтлауга быел 39 млрд 117 млн сумнан артыкакча юнәлдереләчәк. Республика Министрлар Кабинетының тиешле карарынаПремьер-министр Алексей Песошин кул куйды.
Яшел Үзәндә «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медальләрен тапшыру тантанасы булды. Ветераннарга бүләкне Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Яшел Үзән районы шәһәр башлыгы Михаил Афанасьев тапшырды.
Кичке чыгарылышлар
Хәзерге вакытта Татарстанда 7 мең 839 Бөек Ватан сугышы ветераны, сугышта катнашучыларның һәм инвалидларның 1 мең 249 тол хатыны яши. Бу хакта республика хөкүмәтендә узган брифингта Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова белдерде.
Татарстанда Ватанны саклаучылар һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү елында патриотик акцияләр, хәрби дан көннәре узачак. Бу хакта брифингта Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева белдерде. Татарстанның төрле катлам ветераннары 55 мең һәм 80 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләр алачак.
Республика клиник хастаханәсе табиблары узган елны махсус хәрби операциядә катнашучыларга 2 мең биш йөз операция ясаган. Бу хакта Республика клиник хастаханәсенең 2024 ел йомгакларына багышланган Совет утырышында баш табиб Рафаэль Шәвәлиев сөйләде.
Казан дәүләт аграр университетында «Татарстан – Яңа Гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең Югары советы утырышы узды. Анда быел көзен узачак Татарстан Республикасы Рәисен һәм җирле үзидарәләрнең вәкиллекле органнары депутатларын сайлау кампаниясендә катнашу турында фикер алыштылар. Утырышны Дәүләт Советы Рәисе, иҗтимагый хәрәкәтнең Югары Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үткәрде.