Язучылар Тәлгать Нәҗмиев, Рашат Низами һәм Рафис Гыйззәтуллинның якты рухланыа багышлана.
Тапшыруыбызны “Безнең календарь” сәхифәсе белән башлап китәрбез. Быел язның беренче аенда әдәбият сәнгать мәдәният өлкәсендә зур-зур вакыйгалар көтелә. Менә шуларны барлап, аларны ничек яктырту турында бергәләшеп уйлашу, эшне алдан планлаштырып кую да булыр бу сәхифә. Аннары инде без нәкъ менә март башында юбилейлары билгеләп үтә торган язучылар Тәлгать Нәҗмиев, Рашат Низами һәм Рафис Гыйззәтуллинның якты рухларын искә алырбыз.











