Иртәнге чыгарылыш
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашты.
Татарстанда «Безнең ишегалды» программасы буенча төзелеш эшләрен апрель аенда башларга планлаштыралар.
«Батырлар – Герои Татарстана» проектында катнашучылар саны арта.
Көндезге чыгарылыш
Республикада «Безнең ишегалды» программасы буенча төзелеш эшләрен апрельдә яңадан дәвам итү күздә тотыла. Быел 678 ишегалды төзекләндереләчәк. 14 мартка кадәр милек хуҗаларының гомуми җыелышлары беркетмәләрен килештереп бетерергә, төзекләндерүнең йомгаклау схемаларын әзерләргә кирәк.
Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләрне индексацияләячәкләр. Яшәү минимумы 15 процентка артусәбәпле, пенсияләр 15 процентка индексацияләнер дип көтелә. Пенсионерның иминият яки социаль пенсиясе азрак булган очракта, аңа федераль яки төбәк бюджетыннан өстәмә акча түләнә.
Республика мәдәни мирас объектларын саклау комитеты Казандагы Кабан арты мәчетен төзекләндерергә җыена. Бу эшкә 200 миллион сумга якын акча сарыф ителергә мөмкин, дип белдерде журналистларга комитет рәисе Иван Гущин.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында «Россия Почтасы» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Михаил Волков белән очрашты. Алар төбәк почта челтәрен үстерү, халык өчен хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын яхшырту, кадрлар җәлеп итү, Татарстанның логистика мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Республикада «Безнең ишегалды» программасы буенча төзелеш эшләрен апрельдә яңадан дәвам итү күздә тотыла. Быел 678 ишегалды төзекләндереләчәк. 14 мартка кадәр милек хуҗаларының гомуми җыелышлары беркетмәләрен килештереп бетерергә, төзекләндерүнең йомгаклау схемаларын әзерләргә кирәк.
Россиядә 1 апрельдән социаль пенсияләрне индексацияләячәкләр. Яшәү минимумы 15 процентка артусәбәпле, пенсияләр 15 процентка индексацияләнер дип көтелә. Пенсионерның иминият яки социаль пенсиясе азрак булган очракта, аңа федераль яки төбәк бюджетыннан өстәмә акча түләнә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында «Россия Почтасы» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Михаил Волков белән очрашты. Алар төбәк почта челтәрен үстерү, халык өчен хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын яхшырту, кадрлар җәлеп итү, Татарстанның логистика мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру турында фикер алыштылар.
Гаиләдә төп рольне, әлбәттә, хатын-кыз үти. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында «Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында ясаган чыгышында шулай дип белдерде.
Казандагы сугыш ветераннары госпитале Бөек Җиңүнең 80 һәм Ватанны саклаучылар елын бәйрәм итүгә багышланган Бөтенроссия госпитальләр конкурсында катнаша. Конкурс медицина учреждениеләренә тернәкләндерү медицинасы өлкәсендә үз тәҗрибәләрен, иң яхшы инновация карарларын Россиянең башка төбәкләрендә куллану өчен күрсәтергә мөмкинлек бирә.