Динар Шәймәрданов тыйнак холыклы, моңлы булуы белән тамашачыларның һәм тыңлаучыларның күңелен үзенә җәлеп итеп тора. Ул күптөрле конкурслар җиңүчесе, “Идел” яшьләр үзәге хезмәткәре. Динар башкаруындагы мөнәҗәтләр безнең радиобызда да еш яңгырый. Бүгенге тапшыруыбызда яшь җырчының иҗаты белән якыннанрак танышырбыз.