Көндезге чыгарылыш
Татарстаннан Гүзәлия һәм Рәмис Гәрәевлар гаилә институтын ныгытуда һәм балаларны тәрбияләүдә зур хезмәт уңышлары өчен «Ата-ана даны» ордены медале белән бүләкләнде. Бу турыдагы Указны Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин имзалады. Документ хокукый актлар порталында чыкты.
Татарстан Дәүләт Советында узган түгәрәк өстәл утырышында күпфатирлы йортларда капиталь төзекләндерүне оештыруда хокук тәҗрибәсен куллану мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышта парламент депутатлары, тармак министрлыклары, ведомстволары җитәкчеләре катнашты. Видеоэлемтә аша актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышуга республиканың муниципаль районнары вәкилләре дә кушылды.
Татарстанда быелның 1 мартына илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 3 миллиард 200 миллион сум акяа тотылган. Бу еллык билгеләнүләрнең 7 процентыннан күбрәк. Республика Финанс министрлыгы мәгьлүматлары буенча, иң күп акча «Гаилә» илкүләм проектын тормышка ашыруга киткән – 2 миллиард 400 миллион сум.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Александр Турчинны Беларусь Республикасы Премьер-министры итеп билгеләнүе белән котлады. Беларусь Республикасы Президенты Александр Лукашенко моңа кадәр Минск өлкә башкарма комитеты рәисе булган Александр Турчинны Хөкүмәт җитәкчесе итеп билгеләде. 2020 елдан Министрлар кабинетын җитәкләгән Роман Головченко отставкага китте.
Татарстанда быелның 1 мартына илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга 3 миллиард 200 миллион сум акяа тотылган. Бу еллык билгеләнүләрнең 7 процентыннан күбрәк. Республика Финанс министрлыгы мәгьлүматлары буенча, иң күп акча «Гаилә» илкүләм проектын тормышка ашыруга киткән – 2 миллиард 400 миллион сум.
“Батырлар. Татарстан каһарманнары» проектына махсус операциядә катнашкан 1061 кеше гариза тапшырган.Сайлапалуны уңышлыузганкандидатларныКазан федераль университетының Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбендә һөнәри әзерлек буенча махсус белем бирү программасы буенча укытачаклар. Гаризалар30 мартка кадәр кабул ителә.