Иртәнге чыгарылыш
Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Шахмат федерациясенең элеккеге президенты Геннадий Захаровка «Дуслык» ордены тапшырды.
Татарстан Республикасы Рәисе Татарстан митрополиясе архипастырьлары белән очрашты.
Казанда «Дипломатия мәктәп клублары» хәрәкәтенең федераль флагман проектының яңа сезонына старт бирелде.
Бүген – 18 мартта — Кырымның Россия белән яңадан кушылу көне.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Беренчеләр хәрәкәте» координация советы утырышы алдыннан «Мәктәп дипломатия клублары» федераль проектының яңа сезонына старт бирде. Очрашуга 17 илдән 200дән артык мәктәп онлайн-режимда кушылды, ә офлайн-форматта Татарстанның 15 мәктәбеннән вәкилләр катнашты.
Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов Сабантуе һәм Каравон бәйрәмнәрен уздыру турындагы Указларны имзалады. Быел Татарстан авылларында һәм район үзәкләрендә сабантуе 7нче 8нче июньдә була.
Республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин телеграмм каналында Татарстан халкын Кырымның Россиягә кушылуы көне белән котлады. «11 ел элек, 2014 елның 18 мартында, Кырым һәм Севастополь, халыкара хокукның барлык нормаларын үтәп, референдум уздырып, Россия Федерациясе составына керде. Бу истәлекле тарихи дата халкыбызның тарихи гаделлеген һәм бердәмлеген торгызу символына әверелде», — дип язган парламент Рәисе.
Кичке чыгарылышлар
Бүген Кырымның Россия белән яңадан кушылу көне билгеләп үтелә
Быел «Сабантуй» бәйрәмнәрен уздыру көннәре билгеле булды
Өч ел махсус хәрби операция уздыру дәверендә Татарстан омбудсмены хәрбиләрдән һәм аларның гаиләләреннән 7,7 мең мөрәҗәгать кабул иткән
Бүген Кырымның Россия белән яңадан кушылу көне билгеләп үтелә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Хөкүмәте җитәкчесе Михаил Мишустин рәислегендә үткәрелгән стратегик сессиядә катнашты.
Республикада язгы ташуга әзерлек дәвам итә.