Иртәнге чыгарылыш
Бу атнада, 28 мартта, Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының сигезенче утырышы узачак.
Уку елында иң озын чирек тәмамланды, бу атнада укучылар язгы каникулда ял итә.
Казанның шәһәр яны лагерьларында балаларның җәйге ялын оештыруга 25 млн сум акча бүлеп бирәчәкләр.
Бүген Казанда чираттагы бушлай татар теле курслары башлана.
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов КХЛ плей-оффы башланыр алдыннан «Ак Барс» тренерлары һәм хоккейчылары белән очрашу уздырды.
Татарстанда көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне ашлау башланды.
Бүгенгә Татарстанда җирле үзидарәнең вәкиллекле органнарына булачак сайлауларда кандидатларны сайлап алу буенча «Бердәм Россия»нең алдан тавыш бирүенә 1,4 меңнән артык кандидат теркәлгән.