Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында «Кызыл мәйдан» мотоклубы директоры Сергей Писаренко белән очрашты. Алар киләчәктә хезмәттәшлек итү, уртак чаралар оештыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.
Казанда 2 мең 634 ветеран яши, шул исәпкә Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар, тыл хезмәтчәннәре, тол хатыннар да керә. Бөек Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан шәһәрдә сугыш хәрәкәтләрендә турыдан-туры катнашкан 59 фронтовикка аерым игътибар бирелә, дип белдерде шәһәр Думасы сессиясендә Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова.
Татарстан башкаласында Бөек Ватан сугышы каһарманнары истәлеген мәңгеләштерү буенча зур эш алып барыла. Шәһәрдә 119 урам Советлар Союзы Геройлары исемен йөртә, сугыш вакыйгаларына бәйле 190 истәлекле һәм мемориаль корылма урнаштырылган. Җиңүнең 80 еллыгы алдыннан барлык һәйкәлләрне тәртипкә китерәчәкләр, шулай ук яңаларын ачу каралган.
Көндезге чыгарылыш
Бүген Бөтендөнья театр көне билгеләп үтелә. «Театральное Приволжье» фестиваленең VI сезоны җиңүчеләре онлайн-трансляция барышында игьлан ителәчәк. Фестиваль 2019 елдан Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров инициативасы белән үткәрелә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Советы депутатларын һәм ветераннарын, шулай ук барлык татарстанлыларны республика парламенты эшчәнлегенең 30 еллыгы белән котлады.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советына 30 ел тулу уңаеннан, Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин журналистларга биргән әңгәмәдә соңгы өч дистә елда Татарстанның йөзен билгеләгән мөһим законнарның әһәмияте, аларның ничек әзерләнүе, ни өчен хәзер дөньяда парламентарийларның роле артуы турында сөйләде.
Кичке чыгарылышлар

28 мартта 7 нче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 8 нче утырышы була. Утырышның көн тәртибенә 20 мәсьәлә кертеләчәк. Шуларның берсе Татарстан Дәүләт Советының 30 еллыгына багышлана. Әлеге мәсьәлә буенча хисапны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итәчәк.
Горбунов исемендәге Казан авиация заводы 2025 елда ике Ту-214 пассажир самолетын чыгаруга әзерли, һәм икесе дә график нигезендә китәчәк. Хәзер Ту-214 самолетларына катгый контрактлар пакетында дәүләт заказчылары өстенлек итә, шулай ук лизинг компаниясе дә бар. Җитештерүне заманчалаштыруга 90 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Казанда Татарстан Язучылар берлегенең ХХ корылтае булды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов корылтай делегатларын республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләп, язучыларның хезмәтен югары бәяләде, китаплар нәшер итү һәм укучыларга тәкьдим итүдә теләкләрен җиткерде.