Иртәнге чыгарылыш
28 мартта 7 нче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 8 нче утырышы була. Утырышның көн тәртибенә 20 мәсьәлә кертеләчәк. Шуларның берсе Татарстан Дәүләт Советының 30 еллыгына багышлана. Әлеге мәсьәлә буенча хисапны Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин тәкъдим итәчәк.
Горбунов исемендәге Казан авиация заводы 2025 елда ике Ту-214 пассажир самолетын чыгаруга әзерли, һәм икесе дә график нигезендә китәчәк. Хәзер Ту-214 самолетларына катгый контрактлар пакетында дәүләт заказчылары өстенлек итә, шулай ук лизинг компаниясе дә бар. Җитештерүне заманчалаштыруга 90 млрд сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Казанда Татарстан Язучылар берлегенең ХХ корылтае булды. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов корылтай делегатларын республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сәламләп, язучыларның хезмәтен югары бәяләде, китаплар нәшер итү һәм укучыларга тәкьдим итүдә теләкләрен җиткерде.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Дәүләт Советының 30 еллыгы уңаеннан Парламент Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга илнең дәүләт хакимияте органнары җитәкчеләреннән һәм төбәкләрнең закон чыгару җыеннары рәисләреннән котлау телеграммалары килә. Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров Татарстанда шушы елларда ныклы хокукый үсеш нигезе барлыкка килүен ассызыклады.
Бу минутларда җиденче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының сигезенче утырышы дәвам итә. Утырышта «Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 30 еллыгы турында»гы мәсьәлә буенча Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хисабы тыңланды.
Елның иң яхшы спектакле дип «Әкият» татар дәүләт курчак театрының Чыңгыз Айтматов әсәре буенча куелган «Анам кыры» спектакле танылды. «Зур форматлы иң яхшы спектакль» номинациясендә «Тантана» театр премиясе курчак театрына тапшырылды.