Татар халкының рухи мирасы җәүһәрләре. Мөнәҗәтләр. Фольклорчы галимнәр катнашындагы тапшыру.
Бүген сезне, хөрмәтле радиотыңлаучылар татар халык авыз иҗатының үзенчәлекле бер жанры, халкыбызның рухи мирасы үрнәкләре – мөнәҗәтләргә багышланган тапшыру тыңларга чакырабыз. Ул моннан байтак еллар элек мөхәррир Рөстәм Акъегет һәм радиорежиссер Госман Әхмәтҗан тарафыннан әзерләнгән булган. Тапшыруда Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан фольклорчы-галимнәр, филология фәннәре кандидаты Илбарис Надыйров һәм әдәбият галиме, филология фәннәре докторы Айсылу Садыйкова катнашканнар. Бик тиздән татар фольклор фәненә зур өлеш керткән галим Илбарис Нурислам улы Надыйровның тууына 100 ел тула. Изге Рамазан аенда эфирда бара торган әлеге тапшыру аның рухына дога булып барып ирешсен.