Язучы Рөстәм Галиуллин белән радиоспектакль премьерасы алдыннан очрашу.
Студиябезнең кунагы — язучы, филология фәннәре кандидаты, Республикабызның М.Җәлил исемендәге яшьләр премиясе лауреаты Рөстәм Галиуллин. Тиздән, 15.10 минутта аның «Премия» дигән хикәясе буенча эшләнгән яңа радиоспектакль эфирга чыгачак. Очрашуыбызга шушы вакыйга сәбәп булды.











