Иртәнге чыгарылыш
Татарстан башкаласында 1 апрельдә балаларны беренче сыйныфларга кабул итү кампаниясе старт ала.
Хәзерге вакытта Татарстан башкаласында Бөек Ватан сугышы катнашучыларының гаиләләре арасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган гаиләләр юк.
Республикада 1 апрельдән «Экояз» республика конкурсы башлана.
5 апрельдә ел саен үткәрелә торган «Тоталь диктант» Халыкара мәгариф акциясе узачак.
Кичке чыгарылыш
Татарстан ясалма интеллект өлкәсендә Россиянең алдынгы үзәгенә әйләнергә тиеш. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясенең Казан федераль университетында узган утырышында белдерде. Рөстәм Миңнеханов күргәзмәдә ясалма интеллект, аның элементларын куллану мисаллары белән танышты.
Россия социаль Фондының Татарстандагы бүлеге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан апрель аенда республика ветераннарына бер тапкыр бирелә торган түләүне күчерәчәк. Аны төбәкнең 8 мең 700 дән артык кешесе ала.
«Батырлар. Татарстан каһарманнары» программасының беренче этабы тәмамланды. Анда катнашучылар гаризалары 18 февральдән 30 мартка кадәр кабул ителде. Татарстан Рәисе хакимияте җитәкчесе, республика программасының Иҗтимагый советы рәисе Әсхәт Сәфәров әлеге программада махсус хәрби операция ветераннарының актив катнашуларын билгеләп үтте.