Музыка сөючеләр һәр елны менә шушы көннәрдә дөньякүләм танылган музыкант, джазмен, композитор Олег Лундстремны хөрмәт белән искә ала. 2 апрель – аның туган көне.
Олег Лундстрем исеме Татарстанның музыкаль мәдәнияте тарихына алтын хәрефләр белән язылган. Казанга аның уникаль коллективы 1947 елда Шанхай шәһәреннән күчеп килә. Олег Лундстрем Казан консерваториясендә композиция һәм дирижерлык буенча белем ала, соңыннан әлеге уку йортының Мактаулы профессоры дәрәҗәсенә ирешә.
Музыкант җитәкләгән коллектив чыгышлары һәрвакыт зур уңыш белән уза. Олег Лундстрем оркестры иҗаты республикабызның музыкаль сәнгате үсешендә зур роль уйный һәм Казанда джаз юнәлеше барлыкка килүенә этәргеч бирә. Аның традицияләре республикабызда бүгенге көндә дә дәвам итә һәм Россиянең джаз үзәкләре арасында Казан беренчеләр исемлегендә.
Татарстан радиосы фондында Олег Лундстрем җитәкчелегендәге эстрада оркестрының тарихи язмалары саклана. Хәзер без узган гасырның 50-60 елларында эшләнгән әлеге язмалардан төзелгән концерт тыңларга тәкъдим итәбез.











