Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дүшәнбедә Таҗикстан Президенты Эмомали Рахмон, Премьер-министр Кохир Рәсүлзода белән очрашты. Татарстанның Таҗикстан белән хезмәттәшлекне үстерүгә зур әһәмият бирүе билгеләп үтелде. Татарстан Рәисе Таҗикстан президентына Казандагы БРИКС саммитында узган очрашу өчен рәхмәт белдерде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Таҗикстанның Хуҗанд шәһәрендә Согдий өлкәсе Рәисе Раджабб Әхмәдзода белән очрашты. Татарстан Рәисе Согдий өлкәсе Рәисенә кунакчыллыгы һәм «Таҗикстан — Татарстан» эшлекле форумында шәхсән катнашуы өчен рәхмәт белдерде. Татарстан Таҗикстан базарында алдынгы компанияләрнең катнашуын киңәйтү, авыл хуҗалыгыннан алып авыр машина төзелеше продукциясенә кадәр товарлар китерүне арттыру белән кызыксына.
“Казан Экспо” күргәзмәләр үзәгендә “Энергопром” форумы дәвам итә. Татарстан Министрлар Кабинеты утырышында энергия ресурсларының нәтиҗәлелеген арттыру мәсьәләләре тикшерелде. Утырышны Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин алып барды.
Көндезге чыгарылыш
«Бердәм Россия» партиясе быелгы сайлауларда Татарстанның хәзерге Рәисе Рөстәм Миңнехановны кабат Рәис вазыйфасына тәкъдим итәргә мөмкин. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин белдерде. Быел Татарстан Рәисен һәм муниципалитетларның вәкиллекле органнарына 7 мең 500дән артык депутатны сайлаулар көтелә.
Ана капиталы программасы гамәлгә кергәннән бирле, Татарстан халкына 433 меңнән артык, шул исәптән быел 5 меңгә якын сертификат бирелгән. Программа гамәлдә булган елларда Татарстаннан 414 мең гаиләгә 150 миллиард сум акча күчерелгән.
Россия Хөкүмәте «Профессионаллар» чемпионатында һәм югары технологияләр чемпионатында җиңүчеләрнең остазларын да бүләкләячәк. Алар җиңүчеләргә бирелгән кадәр үк премия алачаклар. Җиңүчеләрне һәм призерларны әзерләгән остазларны бүләкләү тәртибенә үзгәрешләр Россия Президенты йөкләмәсе буенча кертелде.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге делегация Таҗикстанның Согдий өлкәсендәге предприятиеләрдә булды. Делегация «Кайраккум келәмнәре» фабрикасы, җылыту җайланмалары һәм радиаторлар җитештерү предприятиесе, «Сугдметалл» торбалар җитештерү заводы эшчәнлеге белән танышты.

Кукмара районының ЗАГС бүлегендә озак еллар бергә гомер иткән юбилярларны котлау тантанасы узды. 50 ел бергә гомер иткән Хәбибуллиннар, Нуриевлар һәм Минекаевлар гаиләсен Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров Киров өлкәсе Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Алексей Жердев белән очрашты. Алар XV Бөтенроссия авыл Сабантуена әзерлек һәм аны уздыру турында фикер алыштылар.