Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Тышкы сәүдә буенча дәүләт министры доктор Тани бен Әхмәд Әл Зәйуди белән очрашты. Республика Рәисе Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә эш сәфәрендә. Ул анда Халыкара инвестиция форумында катнашу өчен килде.
Татарстан Республикасы Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыруда ярдәм итү өчен кайнар линия эшләтеп җибәрде.
Татарстанда 1 апрельдә башланып киткән санитар-экологик икеайлыкта муниципаль берәмлекләр, предприятиеләр һәм битараф булмаган Татарстан халкы актив катнаша.
Казанда «Бөек Җиңүнең 80 еллыгына. Геройларга рәхмәт!» акциясе старт алды.
Кичке чыгарылыш
Татарстан РәисеРөстәмМиңнехановАбу-Дабида инвестиция форумында фикер алышуда катнашты.Дискуссия«Глобаль инвестицияләрнең киләчәге» темасына багышланды. РөстәмМиңнехановискәрткәнчә, Татарстан әлеге форумга нигез салынганнан бирле, аның партнеры һәм катнашучысы булып тора.
Татарстан Рәисе РөстәмМиңнехановАбу-Дабида инвестиция форумында Төркия сәүдә министры, Сәүдә-икътисадый хезмәттәшлек буенча Россия-Төркия хөкүмәтара комиссиясе рәистәше Омер Болат белән очрашты.
Казанның “Салават күпере” микрорайонында «Җиңүгә 80 ел» яңа торак комплексы барлыкка киләчәк. Ул социаль ипотека программасы буенча Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды инвестицияләре хисабына төзелә. Яңа комплекста күп катлы 12 йорт булачак.