Татарстан Республикасында барлык муниципаль районнар уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыруга керештеләр. Бүгенге көнгә 315,8 мең га (планнан 65%) — көзге культуралар һәм 125,7 мең га күпьеллык үләннәр (планлаштырылган күләмнән 34%) ашламаланган.
Тугыз район — Алексеевск, Әлки, Апас, Буа, Чүпрәле, Зеленодольск, Кайбыч, Тәтеш һәм Тукай муниципаль районнары көзге культураларны тукландыруны төгәлләделәр инде.
Апас, Алексеевск, Буа, Биектау, Чүпрәле, Зеленодольск, Спас һәм Тәтеш муниципаль районнарында арпа, бодай, солы, борчак һәм көнбагыш чәчүгә керештеләр. Гомумән алганда, агымдагы елга сабан чәчүе 1 млн 730 мең гектарда планлаштырыла, шулардан 860 мең га — бөртекле культуралар, 632 мең га — техник культуралар.
Республиканың 38 районында чәчүлекләрне тырмалауга керештеләр. Барысы 2,5 млн. га мәйданда дым каплатасы була. Моның өчен хуҗалыкларда 3642 тырмалау агрегаты бар, алар белән көнгә 190 мең гектардан артык мәйданны тырмаларга мөмкин булачак.
Будьте в курсе актуальных событий! Вступайте в Telegram-канал Вести Татарстан, подписывайтесь на наш Дзен, группу в ВК и ОК