Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә гражданнарны кабул итте.
Казан метроcы икенче линиясенең «Юлиус Фучик урамы» станциясеннән «Академик Сахаров урамы» станциясенә кадәр беренче участогын төзүгә 1 миллиард 900 миллион сум юнәлтәчәкләр. Акча Татарстан бюджетыннан бирелә. Эшләрне быелның 1 декабренә кадәр тәмамларга җыеналар.
Республика җәмәгатьчелек экология кабул итү бүлмәсе 2025 ел башыннан гражданнардан 1180 мөрәҗәгать кабул иткән. Шулар арасыннан 751 мәсьәлә инде хәл ителгән. Республика халкы иң еш зарланган проблема – рөхсәтсез чүплекләр. Әлеге темага барлыгы 532 хәбәр теркәлгән. Шуларның 302се «Мәктәп экология патруле» кушымтасы аша кабул ителгән.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Кытайның Чунцин шәһәрендә. Чунцинның территориясе 82 мең квадрат километрдан артып китә, ә халкы 32 миллион кеше. Чунцин үзәк буйсынулы шәһәр статусына ия, бу аның Кытай Үзәк хакимиятенә турыдан-туры буйсынуын аңлата.
«Динамо – Ак Барс» хатын-кызлар волейбол клубы Россия чемпионатының финал сериясендә беренче җиңүен яулады, Калининградның «Локомотив» командасын 3:0 исәбе белән җиңде. Татарстан Дәүләт Советы Рәисе, республика Волейбол федерациясе президенты Фәрит Мөхәммәтшин Казан командасын җиңүе белән котлады.
Абхазия Президенты Бадра Гунба Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясен кабул итте. Ул кунакларны җылы сәламләде, Абхазия белән Татарстан арасындагы күптәнге дустанә элемтәләрне билгеләп үтте. Васил Шәйхразиев Бадра Гунбаны президент вазыйфасына керешүе белән котлады, киләчәктә хезмәттәшлекнең ныгуына ышаныч белдерде.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Чунцин шәһәрендә «Татарстан — Чунцин» форумында катнашты. Ул ил һәм шәһәр җитәкчелегенә төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә игътибарлары, эшлекле форум уздырулары, яңа уртак проектлар турында сөйләшү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Татарстанның сәүдә-икътисадый мөмкинлеге турында Премьер-министр урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко сөйләде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чунцин шәһәрендә Changan компаниясенең цифрлы интеллектуаль автомобиль заводында булды. Әлеге компания узган елда дөньяда 2 миллион 683 мең автомобиль саткан.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Казан дәүләт аграр университеты коллективына ректор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы – икьтисад фәннәре кандидаты Илшат Габделфәрт улы Нуриевны тәкъдим итте. Чарада Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ксения Шевелкина катнашты.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кытай Халык Республикасының Чунцин шәһәрендә «Татарстан — Чунцин» форумында катнашты. Ул ил һәм шәһәр җитәкчелегенә төбәкара хезмәттәшлекне үстерүгә игътибарлары, эшлекле форум уздырулары, яңа уртак проектлар турында сөйләшү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Татарстанның сәүдә-икътисадый мөмкинлеге турында Премьер-министр урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко сөйләде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чунцин шәһәрендә Changan компаниясенең цифрлы интеллектуаль автомобиль заводында булды. Әлеге компания узган елда дөньяда 2 миллион 683 мең автомобиль саткан.
Татарстан Фәннәр Академиясендә «Бөек Ватан сугышы. халыклар һәм төбәкләр язмышында» дип исемләнгән 2 нче халыкара конференция ачылды. Киләсе буыннарга тарихи хәтерне саклауга багышланган очрашуда Россиянең төрле төбәкләреннән һәм илләрдән тарихчылар, галимнәр катнашты. Анда республика Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин чыгыш ясады.