Иртәнге чыгарылыш
Россия венчур форумы – үзара иң яхшы тәҗрибәне уртаклашу, уртак проектлар буенча килешүләр төзү, илебезнең инновация системасын үстерүгә өстәмә этәргеч бирү өчен ышанычлы чара. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов 19нчы Россия венчур форумын ачу тантанасында белдерде. Анда Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры, форумны оештыру комитеты рәисе Валерий Фальков катнашты.
Россия венчур форумында Россия Федерациясе Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның эшлекле очрашуы узды. Алар республикада югары белем һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү турында фикер алыштылар.
Кырым Республикасы Конституциясе көне билгеләп үтелде. Кырымның төп законы 11 ел элек кабул ителде. Халыкара хокук нормалары нигезендә референдум уздырып, Кырым һәм Севастополь Россия Федерациясе составына керде, тарихи гаделлек торгызылды. Кырым халкын мөһим вакыйга белән Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады.
Көндезге чыгарылыш
«Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә 19нчы Россия венчур форумы бүген эшен тәмамлый. Биредә Татарстан Инвестиция-венчур фондының Попечительләр советы утырышы узды. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды.
VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының тугызынчы утырышы 18 апрельдә була. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хөкүмәтенең узган елгы эшчәнлеге турында хисап тәкъдим итәчәк.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Казанның Бишбалта бистәсе территориясендә булачак республика халыкларының кунакчыллыгы, мәдәнияте һәм тарихи мирасы үзәге концепциясен тәкъдим иттеләр. Күп функцияле комплекс Зилант тавы, Изге Успение монастыре, яңа Җәмигъ мәчете төзеләчәк мәйданчык янәшәсендә Казансу елгасы буенда урнашачак.
Кичке чыгарылышлар
«Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә 19нчы Россия венчур форумы бүген эшен тәмамлый. Биредә Татарстан Инвестиция-венчур фондының Попечительләр советы утырышы узды. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов алып барды.
VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының тугызынчы утырышы 18 апрельдә була. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин хөкүмәтенең узган елгы эшчәнлеге турында хисап тәкъдим итәчәк.
Язгы-җәйге чорда янгын куркынычы арту сәбәпле, 14 апрельдән 11 майга кадәр Татарстанда янгынга каршы махсус режим кертелә. Әлеге карарны республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.