Иртәнге чыгарылыш
Бу атнада Җиденче чакырылыш Дәүләт Советының тугызынчы утырышы уза.
Татарстан Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге махсус хәрби операциядә катнашучыларны һәм аларның гаилә әгъзаларын эшкә урнаштыруда ярдәм итү өчен кайнар линия эшләтеп җибәрде.
2025 елда Татарстанда сигез балалар лагерен ремонтлау өчен 490 миллион сум акча бүлеп бирелде Казанда донорлар көненә багышланган язгы донорлык акциясе була.
Кичке чыгарылыш
Татарстанда янгынга каршы махсус режим гамәлгә кертелде.
2025 елда Татарстанда 50 меңнән артык бала җәйге сәламәтләндерү лагерьларына бушлай юллама алачак.
25 апрельдә Казан «Җиңү диктанты» халыкара патриотик акциясенә кушыла.
Татарстанда «Татарстанның чиста урманнары» табигатьне саклау республика акциясе башланды.