Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыруга багышланган РФ Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты. Утырышны видеоконференцэлемтә режимында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин уздырды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов хөкүмәт йортында Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Элла Памфилова белән очрашты. Алар төбәк һәм муниципаль дәрәҗәләрдә сайлау системасы эше, гражданнарның сайлау хокукларын гамәлгә ашыру, республиканың сайлау системасы үрнәгендә Татарстан тәҗрибәсе турында фикер алыштылар.
Татарстан парламентында Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Россия Федерациясе Үзәк сайлау комиссиясе Рәисе Элла Памфилова белән очрашты. Анда Дәүләт Советының Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе белән үзара хезмәттәшлеге, республика дәүләт хакимияте органнарының илнең хокукый органнарындагы эшчәнлеге, сайлау системасы, гражданнарның сайлау хокукларын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды.
Актаныш районының 621нче һәм Яшел Үзән районының 1518нче сайлау участокларына махсус хәрби операция ветераннары — территория сайлау комиссияләре әгъзалары исеме бирелде. Дәүләт Советы бинасында истәлекле билгеләрне Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова тапшырды.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Дәүләт Советы Президиумы утырышында катнашты. Утырышта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды. Аны видео элемтә аша Россия Президенты Владимир Путин уздырды.
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Россия Дәүләт Советы Президиумы утырышында төзелеш вазгыяте буенча ясаган чыгышы өчен рәхмәт белдерде.
Махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү кагыйдәләре билгеләнде. Республика хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы боерыгыннан күренгәнчә, түләүне республика матди ярдәм — компенсация түләүләре үзәге билгели.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургта Бөек Петр политехника университетында булды. 1899 елда ачылган уку йортында 34 меңнән артык студент укый, шуларның 350се Татарстаннан. Уку йорты илнең әйдәп баручы техник югары уку йортларының берсе.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургның Бөек Петр политехника университетының Мактаулы докторы булды. Югары уку йортының Гыйльми советы утырышлар залында Ттарстан Рәисенә диплом тапшыру тантанасы узды. Республика рәисе күрсәтелгән хөрмәт өчен тирән рәхмәтен белдерде.
Махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрнең гаиләләренә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү кагыйдәләре билгеләнде. Республика хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы боерыгыннан күренгәнчә, түләүне республика матди ярдәм — компенсация түләүләре үзәге билгели.
ТатарстанРәисеРөстәмМиңнехановСанкт-Петербургта БөекПетрполитехникауниверситетындабулды. 1899елда ачылган уку йортында 34 меңнән артык студент укый, шуларның 350се Татарстаннан.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургның Бөек Петр политехника университетының Мактаулы докторы булды. Югары уку йортының Гыйльми советы утырышлар залында Татарстан Рәисенә диплом тапшыру тантанасы узды. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Бөек Петр политехника университетында белем алучы Татарстан студентлары активы белән дә очрашты.
Россия Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Элла Памфилова республика Үзәк сайлау комиссиясе утырышында Казанда ачылган сайлау комиссияләре вәкилләре өчен Бөтенроссия семинар-киңәшмәсен оештыруның югары дәрәҗәсен билгеләп үтте. Чарада илнең 84 төбәгеннән, шулай ук «Сириус» федераль территориясеннән белгечләр катнашты.