Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Катар Мәмләкәте Әмире Тамим Бән Хәмәд Әл Тани белән киңәйтелгән очрашуында катнашты. Катар Мәмләкәте Әмире рәсми визит белән Россиягә килде.
«Россия – Ислам дөньясы” Казан Халыкара икътисадый форумы башланырга бер ай чамасы вакыт калып бара. 16 нчы форумның эшлекле программасы күптөрле һәм бай эчтәлекле булачак. Бу хакта Мәскәүдә форумның оештыру комитеты утырышында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белдерде. Утырышны Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары, оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин үткәрде.
Яшел Үзән районының Васильево бистәсендә Советлар Союзы Герое Николай Волостнов исемендәге кадет интернат-мәктәбендә Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашында Парламент дәресе узды.
Казан Федераль университеты Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе белән берлектә, «Милли хәзинә» дип аталган балалар һәм яшьләр халык иҗаты фестивален үткәрә. Фестивальнең беренче турында Татарстан һәм Россия төбәкләреннән 400дән артык 9-11 сыйныф укучылары, урта һөнәри белем ошмалары студентлары катнашты.
Көндезге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Катар Әмире Тамим Бән Хәмәд Әл Тани белән киңәйтелгән очрашуында, шулай ук сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча имзаланган документлар алмашу тантанасында катнашты.
Бу минутларда VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының тугызынчы утырышы дәвам итә. Депутатлар Премьер-министр Алексей Песошинның хөкүмәтнең узган елгы эшчәнлеге турында чыгышын тыңлап, фикер алышалар. Утырышның көн тәртибенә шулай ук республиканың биш, федераль өч закон проекты кертелде.
Яшел Үзәндә «Бердәм Россия» партиясе халык программасы буенча комиссиянең күчмә утырышы булды. Анда тарихи хәтерне, традицион гаилә кыйммәтләрен саклау, гражданнар теләктәшлеге һәм яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин катнашты.