Иртәнге чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Зенит-Казан» волейбол клубын Россия чемпионатында 13нче җиңүе белән тәбрик итте.
Быел бөек шагыйрь Габдулла Тукай туган көнне — 26 апрельдә традицион Шигырь бәйрәме яңа урында булачак. Шигырь бәйрәме Камал театрының яңа бинасы янында – Кабан күле буендагы мәйданда оештырыла. Шигырь бәйрәме көндезге сәгать икедә башлана.
Республикада яшәүчеләрне 1 майдан 4 майга кадәр һәм 8 майдан 11 майга кадәр ял көннәре көтә. 1 майда Яз һәм хезмәт бәйрәме, 9 майда Җиңү бәйрәме билгеләп үтеләчәк. 4 гыйнвардан һәм 23 февральдән ял көннәрен күчерү хисабына, 2 һәм 8 май ял көннәре булып санала. 3, 4, 10 һәм 11 май шимбә — якшәмбегә туры килә.
Ульяновскийда экология буенча Бөтенроссия олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Анда Россия Федерациясенең 80 төбәгеннән 294 укучы белемен күрсәтте. Татарстанны Казан, Чаллы шәһәрләреннән, Азнакай, Мамадыш районнарыннан 25 укучы тәкьдим итте.
Кичке чыгарылыш
Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим һәм төркмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан халык советы рәисе Гурбангулы Бердымухамедов «Россия – Ислам дөньясы” XVI халыкара икътисадый форумында катнашуларын расладылар. Форумда барлыгы 87 ил вәкилләре катнашырга җыенуларын белдерделәр.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Ислам дөньясы илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә зур рольуйный.Бу хакта Сәяси тикшеренүләр институты директоры Сергей Марков белдерде.
Татарстан ДәүләтСоветыРәисе, республикаВолейболфедерациясепрезидентыФәрит Мөхәммәтшин «Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюковка, команданың баш тренеры Алексей Вербовка котлау телеграммасын юллады.