Иртәнге чыгарылыш
Малайзия Премьер-министры Әнвәр Ибраһим һәм төркмән халкының милли лидеры, Төрекмәнстан халык советы рәисе Гурбангулы Бердымухамедов «Россия – Ислам дөньясы” XVI халыкара икътисадый форумында катнашуларын расладылар. Форумда барлыгы 87 ил вәкилләре катнашырга җыенуларын белдерделәр.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия һәм Ислам дөньясы илләре арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерүдә зур рольуйный.Бу хакта Сәяси тикшеренүләр институты директоры Сергей Марков белдерде.
Татарстан ДәүләтСоветыРәисе, республикаВолейболфедерациясепрезидентыФәрит Мөхәммәтшин «Зенит-Казан» волейбол клубы президенты Рәфкать Кантюковка, команданың баш тренеры Алексей Вербовка котлау телеграммасын юллады.
Көндезге чыгарылыш
Мәскәүдә «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме җитәкчелегенең Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илчеләре белән очрашуы булды. Анда Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин, Россия Тышкы эшләр министры Сергей Лавров, Татарстан Рәисе, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Россия Тышкы эшләр министры Сергей ЛавровТатарстан вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинга министрлыкның «Халыкара хезмәттәшлеккә өлеш керткән өчен» күкрәк билгесен тапшырды.
24 апрельдә Татарстанда хәрбиләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча махсус кайнар линия эшләячәк. Проектның инициаторлары – республика Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе.
Кичке чыгарылышлар
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Киләчәк һөнәрләре» үзәгендә булды. Ул укучыларга һөнәр сайлауда ничек ярдәм итүләре белән танышты. Биредә һөнәрләрне күрсәтү бүлмәсе, эш бирүчеләр белән үзара хезмәттәшлек мәйданчыгы, укучыларны һөнәри юнәлеш бирү үзәге бар, мәшгульлек хезмәте эшли.
Быел «Мин татарча сөйләшәм» акциясе уздырыла башлауга 20 ел тула. 26 апрельдә, бөек шагыйрь Габдулла Тукайның туган көнендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының яңа бинасы каршында (Һади Такташ урамы, 74 йорт) «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең нәтиҗәләрен игълан итү тантанасы һәм гала-концерт узачак.
24 апрельдә Татарстанда хәрбиләрнең хокукларын яклау һәм аларга ярдәм итү мәсьәләләре буенча махсус кайнар линия эшләячәк. Проектның инициаторлары – республика Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-милосердие» хатын – кыз депутатлар берләшмәсе.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путинның Оман солтаны Хәйсам бән Тарек Әл Сәид белән сөйләшүләрендә катнашты. Татарстан белән Оман Солтанлыгын тотрыклы эшлекле һәм мәдәни элемтәләр бәйли.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә «Киләчәк һөнәрләре» үзәгендә булды. Ул укучыларга һөнәр сайлауда ничек ярдәм итүләре белән танышты. Биредә һөнәрләрне күрсәтү бүлмәсе, эш бирүчеләр белән үзара хезмәттәшлек мәйданчыгы, укучыларны һөнәри юнәлеш бирү үзәге бар, мәшгульлек хезмәте эшли.
Татарстанда яшәүчеләргә 2024 елгы керемнәр буенча, 30 апрельдән дә соңга калмыйча, 3-НДФЛ формасы буенча салым декларациясен тапшырырга кирәк. Бу хакта Республика Министрлар Кабинетында узган брифингта Федераль салым хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин белдерде.