Табигатьтә чын яз хакимлек итә башлады. Апрель ае безнең татар җәмәгатчелеге һәм бигрәк тә татар яшләре тормышында аерым бер әһәмияткә ия. Гомумән, яшләр табигаттә барган үзгәрешләргә бик сизгерләр. Ә табигатьтә әйткәнебезчә яз хакимлек итә. Гади генә ай түгел, шигрият, Тукай ае. Димәк, бүгенге тапшыруыбызда шушы тема игътибар үзәгендә булачак, чөнки апрель ае, Тукай һәм шигърият, яшьләр дигәндә без һәрвакыт “Мин татар сөйләшәм» акциясен дә искә алабыз. Ул быел 20 нче тапкыр үтәчәк. Шушы һәм башка чаралар турында сөйләү өчен студиябезгә Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов һәм форумның проектлар кураторы Ләйсән Фәхриева килделәр.