Иртәнге чыгарылыш
Республикада «Георгий тасмасы» бөтенроссия акциясе старт алды
2025 ел башыннан Татарстан Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды 1173 гаиләне фатир белән тәэмин итте
Татарстанда 2026 елда иҗтимагый киңлекләрне һәм ишегалды территорияләрен төзекләндерү өчен ел саен онлайн-тавыш бирү башланды
Кичке чыгарылыш
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ташкентта ИННОПРОМ Үзәк Азия форумының пленар сессиясендә катнашты. Форумда дөньяның 30 иленнән 10 меңнән артык кеше — хакимият органнары, бизнес оешмалары җитәкчеләре, инженерлар, технологлар алдынгы тәҗридә һәм үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыша.
Татарстан РәисеРөстәмМиңнехановҮзбәкстан Президенты Шәүкәт Мирзиеев белән очрашты.Очрашуда ике уртак проектны – Үзбәкстанның Бохара һәм Навои өлкәләрендә сәнәгать мәйданчыгын булдыру турында фикер алыштылар.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Республика Рәисе вазифасына кандидатларга карата таләпләрне ачыклаучы законга кул куйды. Төзәтмәләр нигезендә, бу вазыйфага ил территориясендә даими яшәүче гражданнар гына сайлана ала. Әлеге үзгәрешләр 18 апрельдә Татарстан Дәүләт Советы утырышында кабул ителгән иде.